Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Наркоманнарны җыеп яткан

41 яшьлек түбәнкамалы квартирында наркопритон оештырган. Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча Түбән Кама бүлеге хезмәткәрләре ачыклаганча, биредә наркотик кабул итүче кешеләр җыелып яткан. Квартирын вакытлыча биреп торган хуҗа бу хакта белгән. Тикшерү вакытында полиция шприцлар һәм наркотик матдәләр ясау өчен медикаментлар тапкан. Бу вакытта монда 26 яшьлек хатын-кыз да булган. Аңа...

41 яшьлек түбәнкамалы квартирында наркопритон оештырган. Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча Түбән Кама бүлеге хезмәткәрләре ачыклаганча, биредә наркотик кабул итүче кешеләр җыелып яткан.
Квартирын вакытлыча биреп торган хуҗа бу хакта белгән. Тикшерү вакытында полиция шприцлар һәм наркотик матдәләр ясау өчен медикаментлар тапкан. Бу вакытта монда 26 яшьлек хатын-кыз да булган. Аңа һәм квартир хуҗасына карата административ беркетмәләр төзелгән («табиб билгеләмәгән наркотик матдәләрне кабул итү»).
Квартир хуҗасына моңа кадәр ике мәртәбә кисәтү ясалган булган. Аңа карата «наркотик матдәләрне кабул итү өчен притоннар оештыру яки тоту» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылырга мөмкин.
Түбән Кама эчке эшләр
идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев