Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Мошенниклар түбәнкамалы исеменә 1,3 миллион сумлык кредит рәсмиләштергән

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз телефон мошенникларына ышанып, миллион сумнан артык акчасын югалткан.

Зыян күрүче сүзләренчә, 8 гыйнварда аңа билгесез номердан шалтыратып, кемнеңдер аның исеменә кредит рәсмиләштерүен хәбәр итәләр.

Шуннан соң аңа кредитның уңышлы ябылуы турында хәбәр килә. Ләкин документларда даталарның туры килмәве хатын-кызны сагаерга мәҗбүр итә. Соңрак килгән SMS хәбәрдә 1,3 млн сумлык кредитның бирелергә әзер булуы хәбәр ителә. Шуннан соң түбәнкамалы үзенең картасыннан акча күчерелүен күрә. Моннан тыш, банкның шәхси кабинетында акча күчерелгән виртуаль карталар да активлаштырылган була.

Зыян күрүче банкка мөрәҗәгать итә. Аңа бу аферистлар эше дип аңлаталар. Нәтиҗәдә, түбәнкамалы 1 079 588 сумга алданган. Моңа кадәр аның мондый мошенниклык гамәлләре турында ишеткәне булмый. Әлеге факт буенча РФ ҖК 159 маддәсе буенча («Мошенниклык») җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев