Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кушканнар икән, үтәргә кирәк

Бер атна эчендә ЮХИДИ бүлеге инспекторлары тарафыннан машина руле артына исерек килеш утырган тугыз йөртүче ачыкланган, шуларның икесе моңа кадәр дә шундый халәттә тотылган булган.

Химиклар урамындагы 49 нчы йорт янында кичке сәгать 6.30да «ВАЗ- 2113» автомобиле туктатылган. Машина тәрәзәләренә «тонировка» кую тыелганын белсә дә, 20 яшьлек йөртүчесе, кәттәрәк күренергә теләпме, караңгы пленка ябыштырып куйган. Әмма инспекторлар административ беркетмә төзесә дә, егет пленканы салдырудан баш тарткан. Нәтиҗәдә, ул эчке эшләр идарәсенә озатылып, «Полиция хезмәткәренең законлы әмеренә буйсынмау» маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Химиклар урамындагы 64 нче йорт каршындагы юлда «Ниссан» машинасы «ВАЗ-2107» автомобиленә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешкән. Авариядә «Жигули» йөртүчесе җәрәхәтләнгән.

ЮХИДИ пропаганда хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев