Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Курыкмыйлар

Татарстанда үткән «Бала – төп пассажир» оператив-профилактик акция вакытында машина йөртүчеләргә карата 61 административ беркетмә төзелгән.

Тикшерүләр вакытында дәүләт автоинспекциясе инспекторлары машинада балаларны йөртү кагыйдәләренә аерым игътибар биргәннәр, шулай ук җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен искәрткәннәр.
Штрафка тартылган кагыйдә бозучыларның күбесе балаларын махсус утыргычка утыртсалар да, каеш белән каптырмаган. Моның аяныч нәтиҗәләргә китерү ихтималы турында, нишләптер, уйламыйлар. Шуннан кала, тотылсаң, 3 мең сум күләмендә штраф чыгарып салырга туры киләчәк.
Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәр балалар махсус утыргычта утырып йөрергә, һич югында, махсус каешлар белән каптырылырга тиешлеге турында искә төшерә.

Фото: ЮХИДИнең пропаганда бүлеге

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев