Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Көтелмәгән ярдәм

Социаль челтәрләрдә бер түбәнкамалы ике хатынның һәм бер ирнең Кама елгасында батучы балаларны коткарулары турында язган.

Диана исемле ханым сүзләренчә, дүрт кыз бала әниләренең күз алдында бата башлаган.

«Су астына төшеп китәр алдыннан бер бала әнисен ярдәмгә чакырып кычкы­рырга өлгерде. Ике кызны әниләре су­дан чыгара алды һәм калган икесен кот­карырга кереп китте. Әмма алар курку­дан әниләренә нык ябышып, нәтиҗәдә аны батыра башлыйлар. Әниләре кыч­кыра башлагач, пляжда ял итүче ике ха­тын һәм бер ир ярдәмгә ашыкты. Котка­ручы иң соңгы булып килеп җитте. Би­тараф калмаган бу кешеләргә рәхмәт!» – дип язган Диана.

Социаль челтәрләрдә ул шулай ук шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать итеп, пляжда коткаручылар санын арт­тыруны сорый.

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев