Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Коткаруны теләмәгән

Түбәнкамалы күршеләрен янгыннан коткарган. Моның өчен аңа ут чыккан квартирга ике мәртәбә керергә туры килгән.

Кичен Вахитов урамындагы 13 нче йортта яшәүче Дмитрий Никифоров, эштән кайтып, квартирда гаиләсе белән ял иткәндә, кинәт ут сүнә. Сәбәбен белергә теләп, ир подъездга чыга һәм күрше ишектән көйгән ис килгәнен сизә. Бераздан ишектән  төтен чыкканын күреп ала. 
– Ишектән төтен чыга, шакыйм, беркем ачмый. Мин тибеп, ишектәге тишек аша кердем. Карасам, ир белән хатын йоклап ята. Башта хатынны чыгардым, аннары ирне. Ул әле чыкмый, «йоклыйсым килә» ди, – дип исенә төшерә Дмитрий. 
Ул янгын турында тиз арада барлык күршеләренә хәбәр итә. Йортта яшәүчеләр урамга чыгалар. Янгын сүндерүчеләр ялкын белән көрәшкәндә, ир белән хатын квартирларына кереп, кабат йокларга яталар. Янгын мәйданы өч квадрат метр тәшкил иткән.
Тикшерүчеләр янгынны көнкүреш электр җиһазларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар. Күршеләре әйтүенчә, алар еш кына спиртлы эчемлекләр кулланалар, аннары тавыш чыгаралар. Бәхеткә, янгында зыян күрүче булмаган. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев