Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Корал уенчык түгел

14 майда полиция хезмәткәрләре беркайда да эшләмәүче 1979 елгы түбәнкамалыдан 5,6 мм калибрлы - сигез һәм Макаров пистолеты өчен булган 9 мм калибрлы ун патрон табып алганнар. Законсыз рәвештә бу сугыш-кирәк ярагын саклаучы түбәнкамалы кулга алынган, җинаять эше кузгатылган. Корал һәм аңа булган запас частьларны законсыз сатып алган, кемгәдер биргән,...

14 майда полиция хезмәткәрләре беркайда да эшләмәүче 1979 елгы түбәнкамалыдан 5,6 мм калибрлы - сигез һәм Макаров пистолеты өчен булган 9 мм калибрлы ун патрон табып алганнар. Законсыз рәвештә бу сугыш-кирәк ярагын саклаучы түбәнкамалы кулга алынган, җинаять эше кузгатылган.
Корал һәм аңа булган запас частьларны законсыз сатып алган, кемгәдер биргән, саклаган яки йөрткән өчен закон каршында җавап бирергә туры килә.
Шул ук вакытта, Татарстан Министрлар кабинетының 1995 елның 5 августындагы «Татарстан Республикасы территориясендә корал, сугыш кирәк-ярагы һәм шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтү буенча чаралар турында»гы 545нче карары нигезендә, гражданнардан законсыз рәвештә саклана торган корал һ.б. сугыш кирәк-ярагы даими кабул ителә.
Бүгенге көндә, әлеге карарга таянып, законсыз саклана торган кораллану предметларын тапшырган өчен, гражданнарга түбәндәге суммада акча бирү каралган: сырлы көпшәле утлы корал өчен - 3000, тротил, аммонит кебек шартлаткыч матдәләр һәм шартлату чаралары өчен (детонатор, утүткәргеч шнур һ.б.) - 2000 сум (әмма базар бәясеннән кыйммәтрәк түгел), запаллы гранатага һәм шома көпшәле ау коралына - 1500, обрез һәм кулдан ясалган ату коралына - 1000, ә газ, пневматик, травматик коралга - 500, сырлы көпшәле утлы корал патроннарына - 20 сум.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X