Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кисәтүне ошатмаган

Студентлар урамындагы 10 Б йорты ишегалдында Пермь каласыннан килеп эшләүче ир-атлар төнге тынлыкны бозып, спиртлы эчемлекләр эчә һәм тавышланып утыра.

Алар янында туган көн бәйрәм итеп утырган икенче төркем бу хәлне ошатмыйча кисәтү ясый. Тик пермьлеләр татар халкының “Кунак булсаң – тыйнак бул” дигән әйтемен белми икән. Берсе травматик пистолет чыгарып, биш тапкыр һавага ата. Аңа җавап итеп, түбәнкамалылар сыра шешәләре ыргыта башлый. Нәтиҗәдә, 17 яшьлек егетнең муены яралана. Ә бу Пермьдә балалар йортыннан качкан һәм федераль эзләүдә булган яшүсмер булып чыга. Таякның авыр башы җыештыручыларга төшә. Чөнки ике төркемнән соң калган бар тәртипсезлекне аларга җыештырырга туры килә.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев