Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кисәтүләр урынлы

30 июльгә кадәр Түбән Камада «Бала – төп пассажир» дигән куркынычсызлык акциясе узачак.

Дәүләт автоинспекциясе бу уңайдан күптөрле чаралар уздыра. Быел 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 12 бала җәрәхәтләнгән, берсе һәлак булган. Канун буенча 12 яшь-кә кадәрге бала машинада буена һәм авыр­лыгына туры килгән утыргычта һәм куркы­нычсызлык каешлары каптырылып йөрергә тиеш. 12 яшьтән соң куркынычсызлык каеш­ларын гына каптыру җитә.

Акция кысаларында шушы көннәрдә «Тоннель» операциясе узган. Бер сәгать эчендә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тара­фыннан 70 машина тикшерелгән. Өч маши­нада балаларны махсус утыргычка утыртма­улары, җиде йөртүченең куркынычсызлык каешларын каптырмавы, сигезенең ОСАГО булмавы, бер машинаның төзексез икәне ачыкланган.

Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев