Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Хәбәр итәргә мөмкин

Түбән Камада ЮХИДИ инспекторлары чит ил машинасын туктатып, руле артында утырган 40 яшьлек ирне тикшергәннәр. Алкотестер аның хәмер эчкәнен күрсәткән.

Бу хакта ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә. Вакыйга кичке сәгать 5 ләр тирәсендә булган.  Хокук сакчылары ачыклаганча, ир 2019 елда медицина тикшерүен узарга баш тартканы өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Хәзер исә түбәнкамалыга карата җинаять эше ачылачак. Руль артына кабат “салган” килеш утырган өчен хәтта ике елга төрмәгә эләгергә мөмкин.

Хәмер кулланган кешенең руль артына утыруын күрсәгез, 8(8555)49-24-90 номеры буенча, шалтыратып хәбәр итүегез сорала.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев