Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кеше үлүенә дә исе китми

Танышына чәчен алдырырга дип барганда, 78 яшьлек ирне Прости авылында бал корты чаккан. Аның өенә керүгә ир өч минут эчендә җан биргән.

Үлем турында белешмәдә «бал корты чагу нәтиҗәсендә йөрәк һәм үпкәләрнең тиешенчә эшләвәме» дип күрсәтелгән. Июльдә шундый ук очрак Түбән Уратмада теркәлгән. Анда бер пенсионер оныгының гомерен гәүдәсе белән каплап, саклап калган, әмма үзе үлгән. 
Простида да хәлләр бик җитди. Мәсәлән, Любовь Новиковага бал кортлары күче һөҗүм иткән. Ярый әле, янында кешеләр булып, вакытында хастаханәгә илткәннәр һәм беренче ярдәм тиз арада күрсәтелгән. 
Умарталык хуҗасы авыл халкы зарына колак салмый, аның бакчасында 24 умарта тора. Югыйсә, канунда барлык кагыйдәләр күрсәтелгән: умарталык торак пунктыннан кимендә 1,5 километр ераклыкта, умарталар арасында ара – өч метрдан ким, койма биеклеге ике метрдан тәбәнәгрәк булырга тиеш түгел. 
Кешеләр авыл җирлеге башлыгына да мөрәҗәгать иткәннәр, хәзер умарталыкны башка урынга күчертер яки бөтенләй юк итәр өчен имзалар җыялар. Тик файдасы булырмы? 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев