Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кем скелеты

9 августта «Корабельная роща» ширкәтендә, 110нчы маршрут автобусының соңгы тукталышындагы ташландык бакчаларның берсендә кеше скелеты табыла. Ул скелет янәшәсендә азык-төлек кисә торган пычак, дисбе, ярымай кулонлы чылбыр һәм зәңгәр төстәге спорт чалбары да була. Хәзерге вакытта Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре ул скелетның кемнеке икәнен ачыклау белән шөгыль- ләнәләр....

9 августта «Корабельная роща» ширкәтендә, 110нчы маршрут автобусының соңгы тукталышындагы ташландык бакчаларның берсендә кеше скелеты табыла.
Ул скелет янәшәсендә азык-төлек кисә торган пычак, дисбе, ярымай кулонлы чылбыр һәм зәңгәр төстәге спорт чалбары да була. Хәзерге вакытта Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре ул скелетның кемнеке икәнен ачыклау белән шөгыль-
ләнәләр. Һәм ул кешенең шәхесен ачыкларлык нинди дә булса мәгълүмат хәбәр итә алырдай һәрбер кешенең ярдәменә өметләнәләр.
Түбәндәге телефоннарга шалтырата аласыз: 8-917-278-72-68; 8(8555)49-26-36. 8(8555) 49-25-02; 8(8555) 49-25-03.
Кеше үтергән
7 августта көндезге уннарда Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә шалтыратып, шәһәребезнең Төзүчеләр урамындагы 36нчы йортның бер квартирында пычак белән чәнчелгән кеше барлыгын хәбәр итәләр.
Әлеге хәбәр буенча полициянең оператив тикшерү төркеме җинаять урынына китә. Тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыклана.
Бүлмәдәге үлгән кеше - 1979 елгы, беркайда да эшләмәгән. Аның бугазында, аркасында һәм култык астында пычак белән чәнчегән эзләр булуын күрәләр.
Ул квартирда, үтерелгән кеше белән бергә, 1981 елгы исерек адәм дә була. Беркайда да эшләмәүче бу бәндә төнлә белән аш бүлмәсендә ике арада бәхәс чыгуын сөйли. Аның әйтүенчә, коридорда шешәдәше үзенә пычак белән кизәнгәнлектән, ул пычакны кулы белән тотып тартып алган һәм инде зал ягында дәвам иткән тарткалаш барышында дүрт мәртәбә тегенең үзенә кадаган. Шуннан соң, әнисенә шалтыратып, кешегә пычак белән кадаганын әйтә, «ашыгыч ярдәм»гә хәбәр итәргә куша...
Бүлмәне тикшергәндә, анда 100 мл. сыйдырышлы спиртлы эчемлек шешәләре һәм кухня пычагы табыла. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла.
Булат НӘБИУЛЛИН,
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев