Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кем кемне?

Көннәр җылынуга шәһәр урамнарында велосипедчылар һәм мотоциклчылар күбәйде. Велосипедта йөрүчеләр җәяүлеләр өчен куркыныч булса, мотоцикл хуҗалары белән машина йөртүчеләр арасында үзара аңлашылмаучанлык еллар буе дәвам итә!

Шушы проблеманы хәл итү, уртага салып сөйләшер өчен бу елның 13 нче июнендә мотоциклчылар машина йөртүчеләрне ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырганнар иде. Тик соңгылары әллә курыкты, әллә вакытлары табылмады, очрашуга 40тан артык мотоциклчы һәм бары бер генә машина йөртүче килгән иде. Интернет битләрендә, социаль челтәрләрдә мотоциклда йөрүчеләрне ошатмыйча, теләсә нәрсә язып утыручылар шактый күп шәһәрдә.

Ил буйлап, мотоциклчылар катнашында булган юл һәлакәтләрен барлыйм: Чита шәһәре, Тойота машинасының исерек йөртүчесе юл бирмәү сәбәпле мотоциклда 16 яшьлек яшүсмер үлә; Уфа – 28 яшьлек мотоциклчы Фольксваген автомобиленә килеп бәрелә һәм авария урынында җан бирә; Мәскәү яны – 31 яшьлек мотоциклчы югары тизлектә үзбушаткыч машинага килеп бәрелә; Кемерево, Красноярск, Казан... шәһәрләре исемлегенең ахыры күренми. Күбесендә юл һәлакәте мотоциклчылар өчен фаҗигале. ЮХИДИ биргән саннарга күз салсак, машина йөртүчеләр дә, мотоциклчылар гаебе белән дә ясалган юл-транспорт фаҗигаләре җитәрлек.

Ә эреле-ваклы аварияләр санын исәпкә алу мөмкин түгел. 11 июнь көнне шәһәребезнең Химиклар урамында мотоциклчы катнашында юл һәлакәте булды. Сәбәбе – «Киа Рио» машинасын йөртүче 27 яшьлек «автоледи» мотоциклчыга юл бирмәгән. «Ямаха» байкерын иярләгән 40 яшьлек ир-атның баш мие селкенгән, күкрәк читлегенә зыян килгән, иңбаш сөяге сынган.

Мотоциклчы Илнар Абукаев: «Без төннәрен тавыш чыгарып чапмыйбыз. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтибез. Әйдәгез, юлларда үзара аңлашып, ярдәмләшеп йөрик. Алай-болай юл һәлакәте булган очракта, телефонны алып, видеога төшерергә түгел, ә ярдәм күрсәтергә ашыгыйк,» – ди ул. Аның сүзләрен хупламый мөмкин түгел. Безнең күрше подъездда да мотобайкерлар яши. Тик алар төн уртасында тавыш чыгарып чапмыйлар, кайчан кайтканнары да, киткәннәре дә ишетелми. Мотоцикллары да автомобильләр кебек я җәяүлеләр сукмагында, я газонда, я балалар мәйданчыгында тормый.

Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган машина йөртүчеләр булган кебек, байкерлар арасында да төрлесе бар. Бу мәсьәләдә шәһәрдәшләребезнең дә фикерләре төрле.

Рамил Исламов (пенсионер): «Яшь чакта без дә йөрдек мотоциклда. Тик юл йөрү кагыйдәләрен һәрчак санладык. Ул чорда әле автомобильләр дә аз иде юлларда. Түбән Камадан авылга «Восход»та кайта идек. Хәзер юлларда үзара хөрмәт бетте. Шул мотоциклчылар кайвакыт әллә каян гына очып килеп чыга, уйларга да өлгермисең».

Алсу Гәрәева, (яшь балалы әни): «Мотоцикл бер бәла. Өч-дүрт яшьлек балалар самокатта чаба – монысы куркыныч. Әниләре кулыннан ычкынып китеп, юлга чыгалар, мине шунысы куркыта.

Илназ Шәйдуллин, студент: «Мин әлегә колледжда укыйм. Мотоциклмы, автомобильме дигән сайлау булса, әлбәттә, беренчесен сайлыйм. Хәзер яхшы «иномарка» бәясе торган мотоцикллар бар. Аларда йөрүне «текәлек», «үзгәлек» дип саныйм. «Бөкеләр»дә вакыт үткәреп утырасы түгел, җилне уздырып чабасың».

Сергей Михеев, 22 ел машина йөртү тәҗрибәсе булган шофер: «Тәртипле мотоциклчыларга сүз юк. Тик араларда техникалары беркайда теркәлмәгән, ике полосалы юлда, өченче полоса ясап басучы мотоциклчыларга җәза бирергә вакыт җитте дип уйлыйм».

Юлларда мотоциклчылар катнашындагы аварияләр хакында ЮХИДИ хезмәте бүлеге инспекторы Ландыш Фәрхетдиновага мөрәҗәгать иттек. «Аварияләрдә анык кына мотоциклчылар гаебе, яки автомобиль йөртүчеләр генә гаепле дип әйтеп булмый. Төрле очраклар бар. Юлларда сак булыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез» – диде ул.

Юлларда һәркем үзенчә хаклы. Мотоциклчылар автомобиль рулендәгеләрен, машина йөртүчеләр мотоциклчыларны гаепли. Һәркайсы үз дәлилләрен китерә. Тик таяк һәрвакыт ике башлы. Күзен-башын тондырып, юл йөрү кагыйдәләрен санламыйча чабучы мотоциклчылар да, үзен узарга уйлаган байкерны күреп, махсус юл бирмичә, машинасы белән кысучы шоферлар да җитәрлек. Әле юл хәрәкәтендә мотоциклчылардан да, машиналардан да зыян күрүче, шул ук вакытта, үзен хәрәкәтнең төп герое итеп санаучы җәяүле дә бар. Аларны да онытмыйк.

Ә юл ялгышларны кичерми. Аның өчен я тормышың, я сәламәтлегең

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев