Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Көчеңне кая куярга белмәсәң...

Суд эскәмиясендә – полициянең кече сержантына ташланган 36 яшьлек адәм.

Бу хәл быел 16 августта булган. Полиция хезмәткәрләре Бызов урамындагы 1 нче йортка чакыру буенча килгәннәр. Йорт ишегалдында алар җәмәгать тәртибен бозучы ирне күргәннәр.

Хәлгә ачыклык керткән вакытта җинаятьче хокук сакчысы башына йодрык белән суккан. Бәхеткә, җәрәхәт җиңелчә булган, ә менә хулиганга карата җинаять эше кузгатылган. Судта гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Хөкемче карары буенча, ул 1,5 елга шартлы рәвештә хөкем ителгән. 

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев