Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кансызлыкның соңгы чиге

Кансызлыкның соңгы чиге Кама Аланы полиция хезмәткәрләре кеше яндыруда гаепләнгән адәмне кулга алганнар. Билгеле булганча, 22 яшьлек егет танышына кунакка килә. Әмма подъездда «фанфурик» эчеп утырган өлкән яшьтәге бер ирне күрә. Сүз артыннан сүз китә, тавыш чыга. Кунак теге ирне кыйнаганнан соң, идәннән флаконны алып, эчендәге сыекчаны (аның спирт булуы...

Кансызлыкның соңгы чиге
Кама Аланы полиция хезмәткәрләре кеше яндыруда гаепләнгән адәмне кулга алганнар.
Билгеле булганча, 22 яшьлек егет танышына кунакка килә. Әмма подъездда «фанфурик» эчеп утырган өлкән яшьтәге бер ирне күрә. Сүз артыннан сүз китә, тавыш чыга. Кунак теге ирне кыйнаганнан соң, идәннән флаконны алып, эчендәге сыекчаны (аның спирт булуы мөмкин) өстенә коя һәм тәмәке төпчеген шунда ташлый.
Ирнең киеме дөрләп яна башлый. Янган искә янәшәдәге квартирдан бер хатын килеп чыга. Һәм берничә чиләк су сибеп, утны сүндерә. Хатын әйтүенчә, бу вакытта ут төртүче ярдәм итәргә уйламый, киресенчә, көлеп карап тора. Ә «Ашыгыч ярдәм»гә һәм полициягә шалтыратуын күргәч, чыгып кача. 66 яшьлек ирнең тәне 40 процентка пешкән. Аны Яр Чаллы дәваханәсенең пешкән җәрәхәтләрне дәвалау бүлегенә алып китәләр. Җинаятьчене тиз арада кулга алалар. «Үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Таракан агуы эчкәннәр, ахыры
Түбән Камада Чәбия урамындагы йортларның бер-сендә үз квартирларында абыйлы-энеле кешеләрнең мәетләре табылган.
Бу квартирда яшәүче ирләр еш кына салганнар, тавыш чыгарганнар, кунакка билгесез кешеләр гел килеп торган. Бу юлы «бәйрәм» кичке сәгать 9да беткән. Икенче көнне төнлә күршеләрне полиция хезмәткәрләре уяткан. Дежур частька туганнарның әшнәсе шалтыраткан. Әмма ул исерек булганлыктан, ни булганын төгәл аңлата алмаган. Аның сүзләренчә, алкоголь беткәч, ирләр таракан агуы эчкәннәр. Тикшерү бара.
Кача алмаганнар
Яшьлек урамындагы 3а йорты янында торган «Нива» автомобилен «чишендергәннәр».
Зыян күрүче - 36 яшьлек хатын. Машинасыннан авто-магнитола, колонкалар, артны күзәтү көзгесе - барысы 35 мең сумлык әйбер алганнар. Урлаучылар тиз арада тотылган. 18 һәм 19 яшьлек егетләрдә барлык әйберләр табылган. Җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X