Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кан таплары “күрсәткән”

Түбән Камада бер ир икенчесенә пычак белән чәнчегән.

Хәл Тукай урамындагы йортларның берсендә иртән булган. Хокук сакчыларына пычак белән яраланган ир турында хәбәр иткәннәр. “Росгвардия” хезмәткәрләре йорт янында подъезд төбендә карда утырган ирне тапканнар. Ул ни булганын анык кына аңлата алмаган.

Хокук сакчылары “Ашыгыч ярдәм” һәм тикшерү-оператив төркем чакырткач, подъездга кергәннәр. Идәндәге кан эзләре аларны дүртенче каттагы бер ишеккә “китергән”. Ишек кыңгыравына басканнар, әмма ачучы булмаган. Тик фатир эчендә кеше барлыгы сизелгән. Нәтиҗәдә, бүлмәгә янгын сүндерү баскычыннан менеп кергәннәр. 

Фатирда 35 яшьлек ирне кулга алганнар. Бүлмәдә хөкем сөргән тәртипсезлек биредә ызгыш чыгуы, сугышулары турында сөйли: пыяла кисәкләре ята, урындыкларны атып бәргәннәр. Фатирдагы адәм әйтүенчә, чыннан да, алар хәмер эчеп утырганда, башта талашканнар, аннары сугышканнар. Гаепләнүче пычак алып, әшнәсенең күкрәгенә кадагач, яраланган ир урамга чыгып йөгергән. Аны хастаханәгә салганнар. Ә менә танышына карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев