Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

"КамАЗ" гаеплеме?

«КамАЗ» машинасы Зәй күперен ваткан.

Беренчел фараз буенча, күпернең деформация чөенә (күпернең трасса белән тоташкан урыны) зыян килгән. Бу хакта Түбән Кама ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ландыш Фәрхетдинова хәбәр итте. Йөк машинасы күпергә кергән вакытта тимер пластина «очкан». Транспортка зыян килмәгән, ә менә прицепның алгы өрлеге ычкынган.
32 яшьлек йөртүчесе тизлекнең бу вакытта сәгатенә 40 километрдан артмавын әйтә. Каршыга килүче машиналарга бәрелмәс өчен, ир рульне контрольдә тотарга тырышкан, әмма «КамАЗ»ны бары 200 метрдан соң гына туктата алган.
Деформация чөенең пластиналары чыккан урында җир убылган. Төзекләндерү эшләре 10 февральдә башланды. Тикшерү бара. Түбән Кама – Чистай трассасы буенча машиналар бер яктан гына йөри. ЮХИДИ бүлеге йөртүчеләрнең игътибарлы булуларын, тизлек режимын саклауларын сорый. Бөкеләр барлыкка килүе ихтимал.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X