Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кагыйдәләр үтәмәү фаҗигагә китерде

Спорт урамындагы 2 нче йорт кар¬шында «Лада Калина» автомобиле төп юлдан баручы «Фиат» машинасына юл бирмичә, тиз арада узып китәргә теләгән.

Әмма өлгерә алмаган, нәтиҗәдә машина­лар бәрелешкән. Чит ил машинасының 55 яшьлек йөртүчесен һәм аның пасса­жирын баш сөяге-ми җәрәхәте, баш мие селкенү диагнозлары белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Тагын бер авария Түбән Кама – «Заря» сәламәтләндерү лагере юлында булган. «КамАЗ» машинасы зур тизлек белән каршы як юлга чыгып, каршыга килүче «Лада Калина»га бәрелгән. Авария нәтиҗәсендә 35 яшьлек автомобиль йөртүче баш сөяге-ми җәрәхәте, баш мие селкенү, күкрәк читлеге җәрәхәте диагнозлары белән хастаханәгә оза­тылган.

Кызыл Чишмә бистәсендәге пляж янында «КИА» автомобиле сулга борылганда, «Хон-да» мотоциклын бәрдергән. Авария нәти-җәсендә, 36 яшьлек мотоцикл йөртүченең уң кулы, оча-бот сөяге сынган.

Мотоцикл катнашында тагын бер юл-транспорт һәлакәте Зәй-Сухрау юлында теркәлгән. «Сузуки» мотоциклы Зәйгә бар­ганда, «керү тыела» дигән билгегә игъти­бар итмичә, юлын дәвам иткән. Зур тиз­лек белән начар юлга килеп кереп, идарәне югалта һәм туфрак тигезләүче «Грейдер» машинасына бәрелә. Авария нәтиҗәсендә мотоцикл йөртүче алган җәрәхәтләрдән урын­даһәлак булган.

Фото https://vk.com/nkmvd сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X