Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кагыйдәләрне һәркем үтәргә тиеш

Түбән Камада кабат «Тоннель» операциясе узды. Монысында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юлдан үтүче барлык машиналар тикшерелде. Татарстанда беренче шундый профилактик акция су спорты төрләре буенча үткәрелгән дөнья чемпионаты алдыннан Казанда узган иде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый операция кагыйдәләрне бозучылар белән көрәштә иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Монда ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләрнең...

Түбән Камада кабат «Тоннель» операциясе узды. Монысында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юлдан үтүче барлык машиналар тикшерелде.
Татарстанда беренче шундый профилактик акция су спорты төрләре буенча үткәрелгән дөнья чемпионаты алдыннан Казанда узган иде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый операция кагыйдәләрне бозучылар белән көрәштә иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Монда ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләрнең документлары булу-булмавын, штрафлар түләнгәнме-юкмы икәнлеген тикшерәләр, машиналарның техник хәлен карыйлар.
Түбән Камада әлеге рейд барышында якынча йөз автомобиль тикшерелгән. Шулар нәтиҗәсендә берничә тупас кагыйдә бозу ачыкланган: машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның иминлек каешларын эләктермәүләре, машина йөртү документлары булмаган көе руль артына утыру һ.б. Хәзер бу автомобиль йөртүчеләргә карата 5тән 15 мең сумга кадәр штраф түләү яный. Моннан тыш, операция барышында тәрәзәләре караңгылаткан һәм теркәү номерлары күренми торган автомобильләр булуы да ачыкланган. Алда санап үтелгән барлык закон бозучылар административ җаваплылыкка тартылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X