Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кабатлау комачауламас

Бер атна эчендә берничә җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, үлем-китемнәр юк. Ләкин ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлларда игътибарлырак булуларын сорый.

«Шәһәр паркы» тукталышы янында «Гранта» автомобиле 8 яшьлек баланы бәрдергән. Беренчел фараз буенча, малай юл аша йөгереп чыкканда, машина йөртүчесе аны башта күрмәгән, аннары тиз арада туктап өлгермәгән. Бәхеткә, бала җиңелчә җәрәхәтләнгән.
«Тынычлык» урамында «Нексия» һәм «Киа Рио» юлны бүлешә алмаганнар. «Нексия» автомобиле икенче полосадан Җиңүнең 30 еллыгы урамына таба борылмакчы булган, ә менә сул як полосадан баручы «Киа» турыга китәргә теләгән. Йөртүчеләрнең җәрәхәтләре җитди түгел, ләкин юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау комачауламас, мөгаен.
Шулай ук узган атна эчендә ЮХИДИ инспекторлары руль артына исерек килеш утырган 18 йөртүчене ачыклаганнар, шуларның икесе «бәхет»ен икенче тапкыр сынап караган.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев