Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Исерек килеш руль артына утырган түбәнкамалы ике тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләгә һәм машинасыз кала

Түбән Кама суды исерек хәлдә машина йөрткән җирле кешегә хөкем карары чыгарды.

Гаепләнүчене 2023 елның октябрендә Түбән Кама районы авылларының берсендә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Элегрәк ул шундый ук хокук бозу өчен административ җәзага тартылган булган инде.

Ир-атны РФ ҖК 264.1 маддәсенең беренче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табалар («Управление транспортным средством в состоянии опьянения лицом, подвергнутым административному наказанию или имеющим судимость»). Аны 200 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем итәләр, шулай ук транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 елга мәхрүм итәләр.

Моннан тыш, суд гаепләнүченең машинасын дәүләт милке файдасына конфискацияләгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев