Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Исерек хәлдә машина йөртү – җинаять кылуга тиң

Татарстан полицейскийлары һәм журналистлары исерек машина йөртүчеләр аркасындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калу буенча профилактиканы көчәйтә.

Татарстанда машина йөртүчеләр руль артына исерек килеш еш утыра башлаган, дәүләт авто-инспекциясе мәгълүмат шуны раслый. Саннар да коточкыч – ел башыннан бирле республикада исерек килеш автомобиль белән идарә итүнең 7,1 меңнән артык очрагы ачыкланган.

Алар бит руль артында бер минут яки сәгать кенә утырмыйлар. Андый машина йөртүчеләрнең күрше юл полосасындагы автомобиль йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең, өлкәннәрнең һәм балаларның тормышларын куркыныч астына куюларын берничек тә аклап булмый. Ни дәрәҗәдә куркыныч тудыруларын ЮХИДИдан алынган мәгълүматтан укып аңларсыз: исерек шоферлар гаебе белән 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 17 кеше һәлак булган, 111 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Уйлап карагыз: кемнәрнеңдер җавапсызлыгы аркасында17 кешенең гомере өзелгән, 111е сәламәтлекләрен югалткан.

Түбән Кама юлларында да юл-транспорт һәлакәтләре кимеми. Быел аварияләрдә дүрт кешенең гомере өзелгән, 126 сы зыян күргән. Аларның тугызы балигъ булмаган. Алты авариянең сәбәпчесе – исерек шоферлар. Алар гаебе белән ясалган юл-транспорт һәлакатендә бер кеше һәлак булган, сигезе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Гомумән, салган баштан руль артына утырган түбәнкамалылар шактый. Узган ярты ел эчендә 500 гә якын машина йөртүче алкотестор тикшерүе уза алмаган.

Шуларның 39 ының исерек баштан беренче эләгүе генә түгел икән. 400 дән артык машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган өчен «права»ларыннан колак каккан. Ә исерек машина йөртүчеләр күпме гаиләгә кайгы китергән – ЮХИДИда андый мәгълүмат бөтенләй юк. Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары мондый югалтуларны күп еллар дәвамында күзәтеп, ишетеп торалар, шуңа күрә бу проблеманы яктыртуны көчәйтергә булдык.

Без тәртип бозуның һәр очрагы турында җентекләп язачакбыз, газеталарда фотосурәтләрен урнаштырачакбыз һәм алар белән видеоязмаларны социаль челтәрләргә куячакбыз. Хокук бозучыларның нинди җәза алачагы турында сөйләү мәҗбүри дип саныйбыз. Андыйларга штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә яный. РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум штраф, шуңа өстәп, 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралуы турында искәртәбез.

Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утырса, ул җинаять җаваплылыгына тартыла. РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе нигезендә 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтү яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев