Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ир күңелен кем юатыр?

Төрле кеше төрлечә ял итәргә ярата. Кемдер диңгезгә бара, кемдер бакчада шашлык кыздыра... Ә кемгәдер сылу кыз кирәк. Мондый җилбәзәк кызлар җитәрлек, акча да күп сорамый, әмма төп башына да утыртырга мөмкин. 39 яшьлек ир, ялгызлыктан арыныр өчен, фәхишә чакыртырга карар кылган. Кәрәзле телефоны аша Интернеттан «Друг вокруг» сайтын табып,...

Төрле кеше төрлечә ял итәргә ярата. Кемдер диңгезгә бара, кемдер бакчада шашлык кыздыра... Ә кемгәдер сылу кыз кирәк. Мондый җилбәзәк кызлар җитәрлек, акча да күп сорамый, әмма төп башына да утыртырга мөмкин.
39 яшьлек ир, ялгызлыктан арыныр өчен, фәхишә чакыртырга карар кылган. Кәрәзле телефоны аша Интернеттан «Друг вокруг» сайтын табып, фотосын ошаткан бер кызга хат язган. Бераз хәбәрләшеп алгач, ир сайттагы номер буенча шалтыраткан. Кыз үз хезмәте 2000 сум торуын, хәзер буш булуын һәм адресын әйткән, үзе үк каршы алырга вәгъдә биргән. Квартир хуҗасына бирер өчен телефон номерына 1000 мең сум салуын сораган.
Берничә минуттан күңел ачырга теләүчегә бер ир шалтыратып, бу сайтның начальнигы дип таныштырган. Аннан үз телефон номерына ике мең сум салырга кушып, фәхишә бу суммага ике сәгать «эшләячәк» дип шатландырган.
Тизрәк «ял итә» башларга теләпме, ир шул 3000 сумны, аннан начальник кушуы буенча тагын 2000, 1000 һәм 500 сум җибәргән, шалтыратып, «акча барып җиттеме?» дип сораган. Моннан соң, кызга смс-хәбәр җибәргән, әмма тегесе җавап бирмәгән. Бары шуннан соң гына ир алданганын аңлап, полициягә гариза язган.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X