Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Интернетта кар чистарту техникасына заказ биргәндә түбәнкамалы алдакчылар тозагына эләккән

Ир-ат 14 мең сумнан артык акчасын югалта.

Түбән Камада яшәүче 52 яшьлек ир-ат мошенникка очрый һәм интернет аша кар чистарткыч сатып алырга теләгәндә акчасын югалта. Үзен интернет-кибет итеп күрсәтүче сайтта 28 370 сумга ир-ат үзенә кирәкле техниканы таба.

Түбән Кама кешесе сайтта теркәлә һәм заказ бирә. Аның электрон почтасына түләү өчен реквизитлар һәм накладной кәгазе килә. Ул реквизитларда күрсәтелгән QR-код буенча үз картасыннан товар бәясенең яртысын — 14 370 сумны күчерә. Почтага заказның түләнгәнлеге һәм өйгә кадәр китерү өчен җибәрелгәнлеге турында хат килә.

Берничә көннән соң түбәнкамалы бу интернет-кибеткә кабат килеп эләгә, анда күрсәтелгән номерга шалтырата, ләкин бу номер инде эшләми. Шул ук көнне аңа банкның иминлек хезмәте хезмәткәре шалтырата һәм әлеге операциянең шикле булып күренүе сәбәпле, акча күчерү турында сораштыра башлый. Банк хезмәткәре полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев