Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Җинаятькә нәрсә этәргән?

Химиклар урамындагы күп катлы йортларның берсендә, аш бүлмәсендә – хатын, юыну бүлмәсендә ир мәетләре табылган. Фараз буенча, 54 яшьлек ир башта 31 яшьлек хатынын буып үтергән, аннары үзе асылынган.

Күршеләре үз күзләренә ышанмый – янәшәдә генә mөч ел яшәп, алар гаиләсендә ниндидер проблемалар булганын, тавыш чыкканын хәтерләми, ир һәм хатын һәрвакыт ачык йөзле, динле, дип искә алалар. Социаль челтәрләрдә дә бер-берсенә мәхәббәттә аңлашалар, матур сүзләр язалар. Оператив хезмәтләр хатынның туганнары шалтыраткач килеп җиткән. Ачыкланганча, ул берничә көн телефонын алмаган, фатирда ут янса да, ишек ачучы булмаган. Участок инспекторын табып, алып килеп, йортның тышкы ягыннан тәрәзәгә үрелеп карасалар...
Ир белән хатынның өч кечкенә баласы бар, шуларның икесе бу вакытта Прости авылында туганнарында булган. Өченчесен әтисе Түбән Камада яшәүче апасына илтеп биргән. Тик кайчан? Мәетләр экспертизага тапшырылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, хатын йөкле булган. Ул тумышы белән Прости авылыннан. Балалары да хәзерге вакытта анда.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев