Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Игътибарсызлык аркасында

Шимбә көнне шәһәр пляжындагы «Коткару станциясе» хезмәткәре елгада батучыны күрүгә үк ярдәмгә ашыккан.

Зыян күрүчегә 36 яшь. Ул Түбән Камага Удмуртиядән килгән. Суга исерек килеш кергәнлеге билгеле. Әллә югалып калган, әллә йөзә белмәгән – 1,5 метр тирәнлектәге суда бата язган. 
Шул ук көнне өлкән туганнары игътибарсызлыгы аркасында ике бала бата язган. Красный Ключ пляжында уйнаган вакытта, берсе абынып, суга егылганда икенчесен дә төртеп еккан. Нәтиҗәдә, балаларның берсе тончыккан. Шаһитлар тиз арада коткаручыларны чакырган. Әмма балалар белән бергә килгән туган тиешле кеше баланы үзе коткара. Зыян күрүчеләр дәваханәгә озатылган.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X