Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

ГАИ хәбәр итә

Арбадагы баланы да... 20 - 26 июль атнасында исерек килеш рульгә утыручылардан 17се «гаишник»ларга килеп капкан, 182се иминлек каешын эләктереп мәшәкатьләнмәгән, 64е балаларны махсус җайланмасыз машинада йөрткән, 42се җәяүлеләрне уздырып тормаган, шулай ук, 358 җәяүленең юлда «йөри белмәгәне» ачыкланган. 25 июль кичендә Химиклар урамындагы 50 б йорты каршында «ВАЗ-21053» рулендәге...

Арбадагы баланы да...
20 - 26 июль атнасында исерек килеш рульгә утыручылардан 17се «гаишник»ларга килеп капкан, 182се иминлек каешын эләктереп мәшәкатьләнмәгән, 64е балаларны махсус җайланмасыз машинада йөрткән, 42се җәяүлеләрне уздырып тормаган, шулай ук, 358 җәяүленең юлда «йөри белмәгәне» ачыкланган.
25 июль кичендә Химиклар урамындагы 50 б йорты каршында «ВАЗ-21053» рулендәге 1940 елгы бәндә юл аша җәяүлегә тиешле урында бала арбасы тартып чыгучы 1979 елга анага юл бирү өчен туктап, вакыт уздырмаган - автомобиле белән, бала арбасын бәрдергән. Карт кешенең мәнсезлеге аркасында, арбадагы 2014 елгы нарасый, тән җәрәхәтләре белән, дәваханәгә озатылган... Шул ук 25 июль төнендә Байданкино авылы янындагы тукталышта, «ЛАДА-Гранта»ны йөртүче 1962 елгы берәү, үзенең машинасы белән, караңгы юлның уртасыннан баручы 1982 елгы җәяүлене таптаткан. Бик каты имгәнгән җәяүле дәваханәгә китерелгән.
Бер сәгатьтә - 32 очрак
25 июльдә көндезге 13.00-14.00 сәгатьтә ГАИ хезмәткәрләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешен ачыклау максатыннан, Сүбәләк юлында рейд уздырганнар. Бер сәгать дәвамында юлдан бара торган һәрбер машинаны туктатып, йөртүчесенең айныкмы-юкмы икәнен, тиешле документларын һәм транспортта тыелган әйбер булу-булмавын тикшергәннәр.
Бер сәгать эчендә йөзгә якын машина туктатылган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 32 очрагы мәгълүм булган, 10 йөртүченең иминлек каешын эләктермәгәне ачыкланган, машинада балаларны махсус җайланмасыз йөрткән 3 кеше административ җаваплылыкка тартылганнар - аларга 3әр мең сум штраф салынган.
Элекке штрафларын түләми йөрүчеләрне дә тикшергәннәр, аларның күпчелеге вакытлары тарлыкка сылтап калдырган, штрф түләргә тиешлекләрен онытучылар да табылган. Андыйлар өчен, юл-патруль хезмәте автомобильләренең берсенә көйләнгән мобиль терминал аша моны шул ук минутта түләү мөмкинлеге тудырылган. Рейд барышында, мобиль терминал аша 6 кеше 7 мең сумнан күбрәк штраф түләп өлгергән.
Моннан тыш, рейд барышында ГАИ инспекторлары барлык төр транспортны да тентеп, карап чыкканнар. Нәтиҗәдә, «ГАЗ-3110» («Волга») автомбиле багажнигында 10 шешә аракыга юлыкканнар. Ул аракыга бернинди дә документы булмаганлыктан, «Волга» рулендәге бәндә, машинасыннан алынган 10 шешә аракысы белән бергәләп, эчке эшләр идарәсенә тикшерү өчен җибәрелгән...
Мондый рейдлар алга таба даими уздырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X