Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Гагарин урамында табылган

«Кайнар эзләр» буенча полиция хезмәткәрләре талаучыны кулга алганнар. 36 яшьлек адәм элек тә хөкем ителгән, бу юлы исә ул микрофинанслау оешмасын талауда гаепләнә.

8 августта төнге сәгать 11ләр тирәсендә ул, Химиклар урамындагы «Экспресс-деньги» компаниясе кассирына һөҗүм итеп, эчендә кәрәзле телефоны булган сумкасын һәм 14 мең 700 сум акчасын, шулай ук компания милке булып исәпләнгән телефонны һәм ноутбукны талап алган. Аны эзләү өчен өч экипаж җибәрелгән. Полиция прапорщигы Антон Логинов һәм өлкән сержант Ренат Ибраһимов, билгеләре туры килгән ирне Гагарин урамында күреп, куып тотканнар һәм кулга алганнар. Таланган әйберләр дә аңарда булган. Бу адәм Бөгелмә районы кешесе икән. Ир, талау, наркотикларны саклауда һәм куллануда гаепләнеп, ике тапкыр төрмәдә утырып чыккан. Тикшерү бара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев