Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Гаеплеләр җәза алырлар

Түбән Кама шәһәр прокуратурасы җылылык һәм кайнар су бетү очраклары буенча тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 15-16 гыйнварында 34 нче, 35 нче, 44 нче, 45 нче, 47 нче һәм 49 нчы микрорайоннарда җылылык трассасында авария булу сәбәпле, 68 күпфатирлы йортка җылылык һәм кайнар су килмәгән. 18 гыйнварда шул ук сәбәп буенча Гайнуллин һәм Студентлар урамында дүрт йортта кешеләр җылыдан мәхрүм калган һәм сусыз яшәргә мәҗбүр булган.  Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре буенча, “Водоканал” АҖнең җылылык челтәрен төзәтү һәм хезмәт күрсәтү идарәсе начальнигына карата ике административ эш кузгатылган.   

Шулай ук прокуратура Сөембикә урамындагы 64 нче йорт белән идарә итүдә канун бозу ачыкланган. Йорт диварларының берсендә ярылган урыннар бар. Шул сәбәпле, фатирларда күгәрек барлыкка килә, ә урамда суыткан очракта өйдә дә салкын була. “УК ПЖКХ-17” ҖЧҖ директорына җитешсезлекләрне бетерергә кушканнар, баш мастеры гаепле дип табылган.

Прокуратура тикшергән тагын бер эш 93 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны турында. II төркем инвалиды булуына һәм үзәк хастаханәдә йөрәк авыруы белән исәптә торуына карамастан, аңа 2017 елдан бирле льгота буенча тиешле дарулар бирелмәгән. Ветеранның туганы прокуратурага мөрәҗәгать иткәч, тикшерү башланган. Хастаханәдә исә пенсионерның дару сорамаганын әйткәннәр. Прокуратура кушуы буенча, дарулар бирелгән, гаепле хезмәткәрләр җаваплылыкка тартылачак.  

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев