Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Гаебе үтерерлек булганмы?

44 яшьлек ир бергә яшәгән хатынны кыйнап үтергән.

Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, хәл 28 майда Чәбия урамындагы йортларның берсендә булган. Бу фатирны 34 яшьлек хатын әле бер ай элек кенә сатып алган. Күршеләре әйтүенчә, биредә еш кына хәмер эчкәннәр.
Фаҗига булган көнне хатын көндез ике адәм белән кайтып кергән. Подъездда аларны ире каршы алган һәм көнләшүдән тыела алмыйча кыйный башлаган. Танышлары кысылмаганнар һәм китеп барганнар. Ир исә хатынын фатирга кергәч тә кыйнавын дәвам иткән.
«Ашыгыч ярдәм»не бары төнлә генә чакыртканнар. Хастаханәдә хатынның кабыргалары сынганы һәм сул үпкәнең җәрәхәтләнгәне ачыкланган. Кызганычка, беренче ярдәм күрсәтер өчен вакыт узган булган, хатын күптөрле җәрәхәтләрдән җан биргән.
Ире исә үз гаебен танып, полициягә килеп, гариза язган. Шунысы да бар: әлеге бәндә берничә тапкыр хөкем ителгән. Аңа карата җинаять эше ачылган, тикшерү бара. Күршеләре әйтүенчә, хатынның 3 һәм 5 яшьлек ике баласы калган.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X