Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Фаҗигагә китерүче тотнаксызлык

2021 елның беренче өч аенда Түбән Кама районы юлларында аварияләрдә ике кеше һәлак булган, тагын 60ы җәрәхәтләнгән.

Әлеге моңсу саннарны Түбән Кама ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте китерә. Өч айда зыян күрүчеләр белән 39 юл-транспорт очрагы теркәлгән, шуларның бишесендә 16 яшькә кадәрге балалар җәрәхәтләнгән.

Күп очракта аварияләр каршы як юлга чыккан, юл чатларында кагыйдәләрне бозган, араны калдырмаган, җәяүлеләрне үткәрмәгән машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан.

Быел өч айда инспекторлар руль артына «салган» килеш утырган 243 машина йөртүчене тапканнар. Шуларның 23е җинаятькә (моны башкача атау авыр) кабат барган, моның өчен исә җинаять эше кузгатыла. Узган атнада гына да хәмер куллану билгеләре булган 32 машина йөртүче ачыкланган, дүртесенең шундый кыяфәттә кабат руль артына утырулары икән.

Җинаять эше кузгатылган очракта 200-300 мең сум күләмендә штраф салына, яки мәҗбүри эшләр билгеләнә, яки ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X