Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Эштән эретеп ябыштыру аппаратын урлаган

Түбән Кама районының Олы Афанас авылында бер егет эштән эретеп ябыштыру аппаратын урлаган.

Бу көнне ул бөтен кеше белән өенә кайтып киткән, ә кичке 7дә әйләнеп кайткан. Койма аша кереп, гараждан корал урлаган. Аннары аппаратны «комиссионка»га тапшырган.

 

 

Полиция каракны «кайнар эздән» тоткарлаган. 22 яшьлек егет үз гаебен тулысынча таныган. «Урлау» маддәсе буенча аңа карата җинаять эше кузгатылган. Яшь ир эш бирүчегә 16 мең сумлык матди зыян китергән.

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев