Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Эләкәннәр

Полициягә өч кешенең бер ир-атның кесә телефонын талап алулары һәм ул юлбасарларның машинага утырып качулары турындагы хәбәр керә. Дежурдагы барлык нарядлар да ориентировка буенча әлеге талаучыларны эзли башлыйлар. Ведомстводан тыш сак бүлеге экипажы шикле автомобильнең Вахитов урамы ягына таба барганын күреп ала. Талаучылар кулга алынган. Полиция хезмәткәрләре алардан теге кесә...

Полициягә өч кешенең бер ир-атның кесә телефонын талап алулары һәм ул юлбасарларның машинага утырып качулары турындагы хәбәр керә.
Дежурдагы барлык нарядлар да ориентировка буенча әлеге талаучыларны эзли башлыйлар. Ведомстводан тыш сак бүлеге экипажы шикле автомобильнең Вахитов урамы ягына таба барганын күреп ала. Талаучылар кулга алынган. Полиция хезмәткәрләре алардан теге кесә телефонын да алганнар.
Ачкыч яратып...
Караклар Шинчылар урамындагы 51нче йортта, ишек йозагына ачкыч яратып, бер квартирга кергәннәр.
Караклар квартирдан берничә комплект урын-җир әйбере, хатын-кыз чәшке туны, ир-ат дубленкасы җыеп алып чыгып киткәннәр. Хуҗаларга китергән зыяннары - 120 мең сумлык. Бу очрак буенча да «эш» кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятькә катышы булган кешеләрне ачыклыйлар.
Тәрәзәдән...
Макаровка авылында яшәүче 64 яшьлек берәүне кулга алганнар.
Ул бер түбәнкамалы өенең тәрәзә пыяласын ватып, эчкә кергән һәм 5000 сумлык - азык-төлек, спиртлы эчемлек, майга эшли торган радиатор һәм фен урлап чыккан. Ул әйбернең бер өлешенә теге ирнең квартирын тентегәндә юлыкканнар. Ул адәм моңа кадәр дә караклык өчен утырып чыккан, монысында да судан коры чыга алмастыр...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев