Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Элек – «Момент», хәзер – газ

Химиклар урамындагы 44 нче йортның бер подъездында 11 яшьлек баланың үле гәүдәсе табылган. Тәнендә җәрәхәт эзе булмаган.

Ачыкланганча, малай бу көнне дустының туган көненә барган. Анысы әйтүенчә, алар видео караганнар, компьютерда уйнаганнар. Вафат булган үсмер әтисе белән очрашырга тиеш булган. Күршеләре дә аның әтисе белән телефоннан сөйләшкәнен ишетүләрен әйткән. Фаҗига урынына полиция хезмәткәрләре һәм наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча Түбән Кама бүлеге хезмәткәрләре килгән. Баланың кесәсендә кечкенә газ баллоны табылган дигән имеш-мимешләр дә йөргән.  
Соңрак ачыкланганча, бу уйдырма булмаган. Кесәсендә, чыннан да, тәмәке кабызгычка газ салу өчен кулланыла торган кечкенә баллон табылган. Аеруча мөһим эшләр бүлеге тикшерүчесе Илфир Садыйков әйтүенчә, үсмер шул баллондагы изобутан газы белән агуланган. Алар кибетләрдә сатыла. Интернетта малайга бу газны саткан кыз да табылган. Ул үлгән баланың баллонны «апага кирәк» дип, бер-ике тапкыр алуы турында язган, товар өчен бала банк картасы белән түләгән. 
10-15 ел элек яшьләр «Момент» җилемен иснәсәләр, ә хәзер, җыелып, газ исниләр икән. Наркологлар моның нәтиҗәсе куркыныч булуын кисәтә. Беренчедән, газ иснәп, аңны югалтырга мөмкин һәм бу вакытта газ һаман чыкса, үлемгә китерә. Бәхетең булып исән калсаң, инвалид булып калуың бар, чөнки изобутан газы йөрәк аритмиясе барлыкка китерә, баш мие һәм үпкә эшчәнлегенә зарарлый. Шуңа күрә психологлар һәм хокук сакчылары ата-аналарга балалары белән сөйләшергә, аңлату эшләре алып барырга, аларның кем белән дус булулары, кайда йөрүләре, ни белән шөгыльләнүләре турында белергә тиеш дип кисәтә. 
Мәгълүмат НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X