Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Бу атнада аеруча артык

Индустриальная урамында ике машина һәм бер автобус бәрелешкән.

 ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, кичке сәгать 5ләр тирәсендә «КИА» автомобиле зур тизлек белән сулга таба борылучы «Хавейл» машинасына бәрелгән. «Хавейл» трамвай юлын очып чыккан, ә «КИА» каршы як юлга чыгып, «Камаз-Марко Поло» автобусына барып кергән. Автобус салонында бу вакытта пассажирлар булган. Авариядә 55 яшьлек автобус йөртүче зыян күргән.
Берничә машина катнашындагы шундый ук һәлакәт Химиклар урамындагы 34 нче йортта урнашкан сәүдә үзәге янында да теркәлгән. Анда «Фольксваген Поло» автомобиле өч машинаны бәрдергән. Билгеле булганча, чит ил машинасының 75 яшьлек йөртүчесе борылганда, идарәне югалткан. Шунысы да бар: зыян күргән машиналар барысы да – «Фольксваген Поло» маркалы. Пенсионерны башта хастаханәгә алып киткәннәр, әмма тикшергәч, өенә кайтарып җибәргәннәр.
Тагын бер авария Шинчылар урамындагы 3 нче йорт каршында теркәлгән. «Форд» автомобиле йөртүчесе Шинчылар урамыннан юл аша чыгучы 79 яшьлек әбигә юл бирмичә, бәрдереп киткән. Авария нәтиҗәсендә беләге сынган җәяүлене хастаханәгә озатканнар. Тагын бер җәяүлене Төзүчеләр урамында бәрдергәннәр.
43 яшьлек ир юл аша тиешсез урыннан узганда, «БМВ» машинасы туктап өлгерми. Нәтиҗәдә, җәяүле җәрәхәтләр һәм умрау сөяге сынып хастаханәгә эләгә, ә машинаның алгы тәрәзәсе ватыла.

Фото: ЮХИДИ пропаганда бүлеге

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X