Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Бәхәсне үзенчә «тәмамлаган»

Түбән Кама полиция хезмәткәрләре үтерүдә шикләнелгән ирне тоткарлаганнар.

Фаҗига 6 майда Төзүчеләр урамындагы 43 нче йортта булган. Ирләр хәмер эчеп утырганда фатир хуҗасы белән кунак арасында бәхәс чыккан. Хуҗа пычак алып, әшнәсенең эченә һәм муенына чәнчегән. 37 яшьлек ир җәрәхәтләрдән җан биргән.
Шик төшкән 46 яшьлек түбәнкамалы «кайнар эзләр» буенча тотылган һәм гаебен таныган. Хәзерге вакытта тикшерү бара, җинаять эше кузгатылган. Шунысы да бар: гаепләнүче элек тә хөкем ителгән булган.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев