Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Әбине акчасыз калдырганнар

10-17 сентябрьдә безнең шәһәрдәге 87 яшьлек бер әбинең 97 мең сум акчасын алдалап алганнар. Алдартазлыкның (мошенниклык) бу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчеләр тозагына эләккән әби үзе сөйлә-гәннәрдән аңлашылганча, ул хәл түбәндәгечә булган. 10 сентябрьдә иртәнге уннар тирәсендә әбинең өй телефоны шалтырый. Трубканың теге башында бер ир-ат тавышы ишетелә. Ул...

10-17 сентябрьдә безнең шәһәрдәге 87 яшьлек бер әбинең 97 мең сум акчасын алдалап алганнар. Алдартазлыкның (мошенниклык) бу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.
Җинаятьчеләр тозагына эләккән әби үзе сөйлә-гәннәрдән аңлашылганча, ул хәл түбәндәгечә булган.
10 сентябрьдә иртәнге уннар тирәсендә әбинең өй телефоны шалтырый. Трубканың теге башында бер ир-ат тавышы ишетелә. Ул ир үзе белән, «Сбербанк»ның үзәк идарәсендәге архив бүлеге хезмәткәре дип таныштыра. 2013 елда биологик актив кушылма (БАД) сатып алганда әбине алдаганнары өчен компенсация бирелергә тиешлеген хәбәр итә һәм тагын шалтыратырга вәгъдә бирә. Чыннан да, рекламага ышанып, бу әби 2013 елда, чама белән, 200 мең сумлык БАД сатып алган була...
Берничә сәгатьтән теге ир кабат шалтырата. Сөйләшү барышында ул әбигә тиешле 200 мең сум акчаны кайтарачакларын, аның өчен өстәмә акча түләргә кирәк булмавын җиткерә һәм үз кесә телефоннарының ике номерын әйтеп яздырта.
Бер көннән соң әби өендәге телефон тагын шалтырый. Ул юлы инде әби белән бер кыз әңгәмә кора. Ул кыз үзен Казандагы үзәк банк вәкиле дип атый. Мәскәүдән әбигә 520 мең сум акча күчәргә тиешеген әйтә. Әмма аның өчен, башта әле әбинең саклык кенәгәсе номеры кирәк икән. Беркатлы әби кенәгә номерын теге кызга әйтеп яздырта. Елгыр кыз ул кенәгәнең срогы чыкканын искәртә. Шул ук вакытта теге кыз «Золотая корона» системасы аша, үзенең кесә телефонына 1000 сум салырга куша. Әби Корабельная урамындагы «Ак Барс» банкы офисына барып, акча күчерә дә, кыз калдырган номерга шалтыратып әйтә. Янәсе, әбигә күчерәләчәк акчаны страховать итү өчен дигән булып, кыз әбинең тагын 21 мең сум акча күчерүен таләп итә. Үзенең ул кадәр акчасы юклыгын әйтүче әбигә, күпме булса, шуның кадәр күчерергә дигән боерык килә. Әби шул ук номерга тагын 9 мең сумын җибәрә...
Алдагы өч көн дәвамында әбинең өй телефонына үзен «Сбербанк»ның үзәк идарәсендәге архив бүлеге хезмәткәре дип әйтүче ир шалтыратып, җитеп бетмәгән акчаны - 12 мең сумны күчерергә үгетли. Аның үгетләвенә күнгән әби, банкка барып, «Золотая корона» аша тагын акча җибәрә. Акча белән эше беткәч, теге иргә шалтырата, әмма телефонда үзенең Казан үзәк банкында эшләвен әйткән кызның тавышы ишетелә. Бу юлы инде ул кыз компенсация акчасының, беренче чиратта, төрле кредитлары булган кешеләргә бирелүен аңлата. Шулай ук, теләсә кайсы банкка, мәсәлән, «Совкомбанк»ка барып кредит картасы рәсмиләштерергә киңәш итә. Әби ризалаша һәм шул банкка барып, 50 мең сумлык кредит картасы ала. Ул акчаны да, ахыр чиктә, теге алдартазлар картадан алалар.
17 сентябрьдә әбинең өенә бер ир шалтыратып, кредит алу-алмавы белән кызыксына һәм килешү номеры белән карта номерын сорый. Әби ул номерларны әйтеп бирә. Бераздан әбигә тавышы таныш булмаган бер хатын шалтырата, үзенең Казан шәһәрендәге банкның юридик бүлегеннән икәнен әйтә һәм барлык башкарылган эш өчен 25 мең сум акча күчерергә куша. Әби «Ак Барс» банкының теге хатын әйткән бүлеге аша акча күчерә.
Өенә кайтып керүгә, ул хатын тагын шалтырата һәм, саклык кенәгәсен алып, 17 сәгать 40 минутка «Сбербанк» бүлегенә барырга кирәклген әйтә. Әби шулай эшли дә. Анда баргач, бу беркатлы әбигә беркемнең дә, беркайдан да акча күчермәве билгеле була. Бары тик шунда гына әби үзенең алдартазлар җәтмәсенә эләгүен аңлап ала. Тик эш узган, 97 мең сумы хәйләкәр караклар кесәсенә күчкән була инде.
Участковыйлар йортлар буйлап йөреп, аңлатып чыксалар да, өлкән яшьтәгеләр һаман да мошенниклардан алданалар. Якыннары, балалары да аларга чит кешеләр кушканны эшләмәскә, беренче чиратта, үзләре белән киңәшләшергә кирәген җайлап кына төшендерсеннәр иде.
Булат НӘБИУЛЛИН,
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев