Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Беркемнән дә курыкмыйча...

8 март көнен төрле кеше төрлечә уздырган. Ә менә билгесез адәмнәр Гайнуллин урамындагы хәмер кибетен басып, күңел ачкан.

Сүз уңаеннан, әлеге кибеткә бер ел элек тәрәзә аша кергән басучылар, хәмер һәм тәмәке алып чыккан. Бу юлы җинаятьчеләр ишектән кергән. Хәл төнге сәгать 12 дә булган. Кибеттән ике ирнең әрҗәләр белән хәмер алып чыгуларын бер хатын телефонына видеога төшергән.
«Әле генә Гайнуллин урамындагы 8 нче йорт янындагы кибеткә ике кеше керде. Керүләрен төшерергә өлгермәдем, ләкин ишек вату тавышы бик каты иде», дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Урынны полиция хезмәткәрләре тикшергән. Сатучылар исә китерелгән зыян күләмен исәплиләр.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев