Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Бер көндә – ике кайгы

Шәм аркасында фатир янган.

Хәл Яшьлек урамындагы 9а йортында килеп чыга. Иртән 63 яшьлек хатынның улы ва­фат булган. Кичке сәгать 6 тулып узгач, әни кеше шәмне яндырып куеп, йорт ишегалдына чыгып китә. Ә берничә минуттан бе­ренче каттагы ике бүлмәле фатирыннан кара төтен чыга башлаганын күрәләр.

Шаһитлар әйтүенчә, моны күргән бар кеше ярдәмгә ашыккан. Беренчел фараз буенча, янгын телевизор өстенә куелган шәмнән чыккан. Әби урамга чыкканда, аны сүндермәгән. Шәм төшеп китеп, ут эскәтергә капкан, аннары пластик та яна башлаган.

Янгын мәйданы ике квадрат метр тәшкил итә, фатирның калган өлеше кара төтен сөременә «баткан». Инспекторлар янгын кур­кынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерә: өегездән чыгып киткәндә көнкүреш җиһазларын, газны сүндерергә онытма­гыз.

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X