Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Белмәгәнме, белергә теләмәгәнме?

«Дубравушка» ял базасы янында тукталышта торган пенсионер бозау үләксәсе тапкан.

Ул полиэтилен пакетка салынган булган. Куркыныч табылдык турында абый НТР телерадиокомпаниясенә шалтыратып, хәбәр иткән. Сүз уңаеннан, бу тирәдә авыллар юк, бакчалар гына. Шуңа күрә, пакетны ташлап калдырганнар дип уйларга нигез бар.
Ветеринария оешмасы хезмәткәрләрен бу күренеш шаккатырган. Алар фикеренчә, бозау 5-6 көн элек үлгән, инде таркала да башлаган. Аны махсус биотермия чокырында юк итәчәкләр.
Ветеринария хезмәте мал үләксәләрен бушлай юк итә. Гаризалар көн саен 8(8555) 44-71-32 һәм 8-953-481-11-03 номерлары буенча кабул ителә.

фото: https://ntr-24.ru/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев