Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Барыбер тотылган

Районыбызда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чәчүне иң беренчеләрдән булып «Союз-Агро» җәмгыяте «Прикамский» региональ җитештерү комплексы төгәлләде. Быел район буенча барлыгы 19,9 мең гектар сабан культуралары чәчелгән. «Язның бер көне елны туйдыра» дип никадәр еш кабатласаң да, ул беркайчан да үзенең актуальлеген югалтмый. Шуңа күрә игенчеләр бу эшне агротехник таләпләргә туры...

Районыбызда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чәчүне иң беренчеләрдән булып «Союз-Агро» җәмгыяте «Прикамский» региональ җитештерү комплексы төгәлләде. Быел район буенча барлыгы 19,9 мең гектар сабан культуралары чәчелгән.
 
«Язның бер көне елны туйдыра» дип никадәр еш кабатласаң да, ул беркайчан да үзенең актуальлеген югалтмый. Шуңа күрә игенчеләр бу эшне агротехник таләпләргә туры китереп башкарып чыктылар. Дөрес, бөртеклеләрне чәчү тәмамлану әле ул, эш бөтенләй бетте, дигән сүз түгел. Язгы кыр эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта район хуҗалыкларында азык һәм техник культураларны чәчү дә төгәлләнде. Авыл хезмәтчәннәре, шулай ук, бәрәңге һәм яшелчә утыртуны дәвам итәләр. Болардан тыш, хуҗалыкларда уҗым культураларын яфрактан тукландыру, чәчүлекләрне чүп үләннәренә, авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү бара. Озакламый терлек азыгы хәзерләү вакыты да килеп җитә. Механизаторлар әлеге эшләргә техниканы ремонтлау, көйләү белән мәшгуль.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X