Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Баланы бәрдергән

Бакый Урманче урамындагы 28 нче йорт ишегалдында, машина дүрт яшьлек баланы бәрдергән.

Кызчык юл кырыенда торган автомобильләр артыннан көтмәгәндә йөгереп чыкканда, 46 яшьлек «Тойота» йөртүчесе машинасын тиз арада туктата алмаган. Бәхеткә бала җиңелчә җәрәхәтләнгән. ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрнең йорт ишегалларында тизлекне арттырмыйча йөрүләрен һәм игътибарлы булуларын сорыйлар.
Тагын бер баланы Мурадьян урамындагы 2 нче йорт янында бәрдергәннәр. 10 яшьлек кыз машина юлы аша җәяүлеләргә рөхсәт ителгән урыннан узганда, зур тизлек белән барган «Хендай» машинасы аңа юл бирмичә, бәрдереп киткән. Бала хастаханәгә үзе мөрәҗәгать итә. Бәхеткә, аның да җәрәхәтләре сәламәтлек өчен куркыныч түгел.
Ә менә Түбән Каманың сәнәгать зонасында «Лада Приора» һәм «Шкода» автомобильләренең бәрелешүе нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Кичке сәгать 17.15 ләр тирәсендә «ТАНЕКО» предприятиесенә борылышы янында «Приора» төп юлдан баручы чит ил машинасына юл бирергә теләмәгән. Нәтиҗәдә, ике машина да, пассажирлары да зыян күргән. «Приора»дагы 29 яшьлек иргә «баш мие селкенү» һәм «баш сөяге-ми җәрәхәте» диагнозлары куйганнар, салонда аның белән булган 24 яшьлек танышының башы һәм күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән. «Шкода»дагы 26 яшьлек ирнең шулай ук башына зыян килгән. Алар барысы да хастаханәгә озатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев