Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Бакчачылык ширкәтләрен талаган түбәнкамалы хокук сакчылары кулына эләккән

Түбән Кама районында билгесез зат ике бакча участогын урлаган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике урлау очрагы да бу җәйне, июль-август айларында булган. Карак газон чапкычны, инструментларны, эретеп ябыштыру аппаратын һәм шлифоваль машинаны алган.

Хокук сакчылары җинаятьчене ачыклаган. Ул 19 яшьлек түбәнкамалы булып чыккан. Аның сөйләвенчә, эретеп ябыштыру аппаратын очраклы узып баручыга ике мең сумга саткан, ә калганын комиссия кибетенә тапшырган.

Гомуми зыян 12,4 мең сум тәшкил иткән. 

Егеткә карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев