Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Авылга – киндер җыярга

Бер пакет киндер белән тотылган 26 яшьлек ирне хөкем иттеләр.

Вакыйга быел 28 июльдә Ачы авылында булган. Ир анда кичке сәгать 6лар тирәсендә «попутка»да барган. Бу хакта Түбән Кама шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аннары ул фермага кадәр барып, шул тирәдә үскән киндерне җыеп, целофан пакетка салган (барлыгы ярты кило булган). Кичке сәгать 7ләр тирәсендә тукталышка
барган вакытта ирне полиция хезмәткәрләре туктаткан.
Гаепләнүчегә карата «Аеруча зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз алу, саклау» дигән маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Судта ул гаебен тулысынча таныган һәм өч елга шартлы рәвештә хөкем ителгән. Өстәвенә 30 мең күләмендә штраф түләргә тиеш. Шулай ук, аңа бу өч ел эчендә алдан хәбәр итмичә яшәү урынын үзгәртмәскә, полициядә даими теркәлеп торырга, наркотикка бәйлелегеннән дәвалау курсы узарга кирәк.

Фото:https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X