Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Җавап бирәчәкләр

Түбән Кама полиция хезмәткәрләре бер тәүлек эчендә наркотик матдәләрне саклауның өч очрагын ачыклаган.

Сөембикә урамындагы 16 нчы йорт янында 33 яшьлек бер ирдә билгеле булмаган матдә салынган пакет табалар. Химик тикшерү нәтиҗәсе буенча, бу пакетта 0,29 грамм синтетик наркотик була.
Шул ук көнне Вокзал урамындагы 34 нче йорт янында 35 яшьлек икенче түбәнкамалы кулга алына. Полиция хезмәткәрләре аннан бер грамм «PVP» дип аталган синтетик матдә табалар. Кулга алынучы моңа кадәр дә «Алдау», «Талау», «Янап акча алу» һәм «Наркотик матдәләр сатып алу һәм саклау» маддәләре буенча җаваплылыкка тартылган.
Алар икесе дә наркотик тәэсире астында булганнар. Медицина тикшерүе үткәреп, полиция бүлегенә китергәч, наркотик кулланганнары өчен административ беркетмә төзегәннәр.
Тыелган матдәләр саклаган өчен районыбызның бер авылында яшәүче 29 яшьлек тагын берәү тоткарлана. Ул юл-патруль хезмәткәренең туктарга кушкан таләбенә буйсынмыйча, «Ока» машинасында Свердловец авылына таба югары тизлектә «чабуын» дәвам иткән. Тик автомобиль тиз арада тоткарлана. Автомобиль багажнигында 350 грамм марихуана салынган пакет һәм... таба да була.
Әлеге өч кешенең барысына да психотроп яки аңа охшаган матдәләр сатып алганы, саклаганы, ясаганы өчен закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев