Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ана – бөек исем?

Шәһәр суды 43 яшьлек ананы 1 ел 10 айга төзәтү эшләренә хөкем иткән.

Хатын «Балигъ булмаганны тәрбияләүдә бурычларны үтәмәү» маддәсе буенча гаепләнгән. Бу хакта шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, түбәнкамалы 2018 елның май аеннан 2020 елның гыйнварына кадәр баласын карамаган, табибка алып бармаган, ашарга, кием, дарулар сатып алмаган. Өйдә исә яшәү шартлары бик начар булган. Болар барысы да сабыйның авырый башлавына китергән. Моннан кала, «ана» йөклелек чорында да, баласы тугач та хәмер эчкән, тәмәке тарткан.
Узган ел май аенда сабыйны анасыннан алып, балалар поликлиникасына озатканнар. Бу хатын элек тә балаларын карамаган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Суд аны 1 ел 10 айга төзәтү эшләренә хөкем иткән, өстәвенә ай саен хезмәт хакыннан 20 процент акчасы дәүләткә күчереләчәк. Хатын үз гаебен танымаган.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев