Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Алдадым, котылдым димә!

Түбән Камада төзелеш оешмасының техник тикшерү бүлегендә тикшерүче булып эшләгән ханымны алдауда гаепләп, хөкем иткәннәр.

Сатып алам дип, ул ике кешенең кесә телефоннарын урлаган. Беренче очрак 2019 елның ноябрендә булган. Җинаятьче бер хатын белән телефонын 14 мең сумга сатып алырга сөйләшкән, акча күчерүен әйткән. Тегесе ышанып, смартфонын тапшырган, әмма акча килеп җитмәгән.
Икенче очрак узган елның 2 февралендә теркәлгән. Алдакчы хатын нәкъ шундый ук ысул белән бер ирнең «айфон»ын үзләштергән.
Полиция хезмәткәрләре җинаять эше кузгаткан. Судта түбәнкамалы беренче очракта гына үзен гаепле дип таныган. Хатын шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев