Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Аңлаган, әмма соң булган

38 яшьлек хатын, банк картасын алыштырырга теләп, 45 мең сум акчасын югалткан.

Билгесез ир шалтыратып, аннан Санкт-Петербург шәһәрендә банк счеты буенча операцияләр үткәрү-үткәрмәве турында сорашкан. Хатын «юк» дип җавап биргәч, башка кеше белән тоташтырган. Анысы үзен «Сбербанк» белгече дип таныштырган һәм хатынга картасындагы акчаны саклап калырга тәкъдим иткән. 
Зыян күрүче акчасын ире счетына күчерергә теләвен әйткәч, «белгеч» аны «Сбербанк» белгечләренең берсенең счетына күчерергә мөмкин булуын җиткергән. Яңа карта тапшырылгач, аннары акча анда күчәчәк, янәсе.  Ни гаҗәп, хатын риза булган. Аңа 45 мең күчерергә тиешле карта саннарын әйткәннәр. Үз счетында 47 мең сум акча барлыгын хәбәр иткәч, калган ике меңе автомат рәвештә күчәчәк дип вәгъдә иткәннәр. Хатын SMS-хәбәр белән килгән кодларны әйткән. Үз онлайн-банкына башка кешенең керүе турында хәбәр килгәч, хатын үзен алдаганнарын аңлаган һәм полициягә хәбәр иткән. 
Игътибар! Түбән Кама полициясе хезмәткәрләре билгесез кешеләргә акча күчерүдән тыелырга кирәклеген кисәтә. Банк картасы номерын чит кешеләргә әйтмәгез. Сезгә акча күчерергә телиләр икән, картаның уң яктагы саннары да җитә. Тискәре яктагы саннарны һәм SMS-хәбәр буенча килгән кодларны хәтта банк хезмәткәрләренә дә  әйтмәгез!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев