Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Акчасыз да, көчексез дә...

Алдаучыларның теге яки бу юл белән акча урлауларын көн саен диярлек хәбәр итәләр. Кармакка өлкән кешеләр генә эләксә бер хәл – алар сабый бала кебек, алдау берни тормый. Ләкин урта буын һәм яшьләр дә акчаларын бер белмәгән кешегә күчерергә әзер. Нәрсә бу – артык ышанумы, игътибарсызлыкмы, наданлыкмы?

Билгесез кеше көчек сатам дип түбәнкамалының 11806 сум акчасын урлаган. «Авито» сайтына кереп, хатын көчекне сайлап алган һәм ватсап кушымтасында хуҗасына хат язган. Шпиц токымлы эт 11 мең сум тора икән, аны китереп бирү 806 сумга төшәчәк. Түбәнкамалы «Сбербанк» аша акчасын түләгән, чекны һәм заказ номерын фотога төшереп җибәргән. «Сатучы» ниндидер код сораган, хатын бу кодны килмәгәнен әйткәч, «акчагызны кире күчерәм, әмма картада кимендә 12 мең сум булырга тиеш», дип язган. Хатын исә «техник ярдәм» бүлегенә хат язгач, белгечләр мондый заказның, гомумән, булмавын хәбәр иткәннәр. Шулай итеп, зыян күрүче акчасыз да, этсез дә калган.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев