Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Акчасын түләгән, ә товар килмәгән

Бер ир монотәгәрмәч сатып алырга теләп, алдакчыларга 17 мең сум «бүләк иткән».

Интернет аша ул арзан бәягә монотәгәрмәч тапкан. Сайтта гариза калдыргач, күпмедер вакыттан соң аңа үзен «Андрей» дип таныштырган адәм шалтыраткан һәм товарның нибары 16 мең 720 сум торуын складны тизрәк бушату кирәклеге белән аңлаткан. Икенче көнне «Андрей» кабат шалтыратып, зыян күрүченең монотәгәрмәчне алу-алмавы турында сораган. Мәскәүдә урнашкан склад адресын, сайтын күрсәткән. Ир мондый складның барлыгын ачыклаган. «Андрей» өченче көнне дә шалтыраткан. Товарны сатып алырга теләүчеләр артуы турында әйткән. Ирнең электрон почтасына түләү өчен мәгълүмат җибәрелгән. Ул акчасын түләгән, әмма товар килмәгән. Ә телефонга шалтырата башлагач, башта алмаганнар, аннары бөтенләй сүндереп куйганнар. Транспорт компаниясендә исә зыян күрүче исеме бөтенләй күрсәтелмәгән икән.

Булат НӘБИУЛЛИН. (Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев